Search results
- Дөрес, ул китапны безнең әти укымады. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Безгә дә укырга рөхсәт итмәде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- «Коръән серләре» н күрше малайдан алып кайтып юрган астында фонарь белән укып ятканда эләктерде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Башта кулына каеш алган иде, аннары, бераз уйга калып торганнан соң, Ибраһим газиның «Онытылмас еллар» китабын кулыма тоттырды да, авыр гына сулап: «Мәгънәлерәк китаплар укырга тырыш, улым», — дип башымнан сыйпады. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Икенче көнне белдем: әти «Коръән серләре» н мичкә ыргыткан. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Алласыз булсак та, укымышлы буын идек без. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Рус, татар классикларын гына түгел, йотыла-йотыла джек лондон, О’ генри, мопассан, жюль верн, генрих гейне, иоганн гете китапларын укыдык. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Ләкин укымышлы булсак та, үз кыйбласын югалткан буын булып үстек. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Матур әдәбият азмы-күпме аң-белемне арттырса да, адәм баласын урам йогынтысыннан, тәмәкедән, аракыдан саклап кала алмый. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Безнең бәхеткә, ул заманда ярый әле наркотиклар булмаган дип сөенергә генә кала. Заһид Мәхмүди . Серле кунак